Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техник күзәтчелек идарәсе хәбәр итә

Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең Мөслим районы буенча бүлекнең август аеның беренче 15 көнендә башкарган эшләре.

Август аеның беренче 15 көнендә бүлек тарафыннан расланган план нигезендә түбәндәге эшләр башкарылды.

Барлыгы 12 теркәү хезмәте башкарылды. Шулардан 4 берәмлек техника дәүләт теркәвенә куелды. 8 берәмлек техника дәүләт теркәвеннән төшерелде.

Еллык техник карау графигы нигезендә 38 берәмлек техникага техник карау үткәрелде, шуларның 31е - физик затларга караган техника берәмлекләре.

Шул ук вакытта 9 тракторист-машинистка үзйөрешле техникалар йөртү таныклыгы алыштырылды. 1 гражданинга, экзаменнар биргәннән соң, яна тракторист-машинист таныклыгы тапшырылды.

Республика буенча «Трактор» рейды игълан ителде. 14нче август конне ГИБДД хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрелде. Рейд вакытында 9 берәмлек техника туктатылып тикшерелде, яктырту приборлары төзек булмаган техника белән йөргән өчен 1 физик затка постановление чыгарылды.

Рәшит Кирамов –Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

Фото - Р.Кирамовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев