Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телевизион программа төшерелде

Тапшыруның темасы - социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү чараларының берсе буларак гражданнарның үзара салымы.

Мөслим муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр иткәнчә, кичә "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе һәм аның алып баручысы Дмитрий Второв район башлыгы Альберт Хуҗин катнашында "Җирле советлар вакыты" ("Время местных советов") телевизион программасын төшерде.

ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин традицион рәвештә программаның эксперт алып баручысы буларак чыгыш ясады.

Тапшыруның темасы - социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү чараларының берсе буларак гражданнарның үзара салымы. Студия кунаклары 2022 елда районнарда һәм авыл җирлекләрендә үзара салым кысаларында нинди эшләр башкарылуы һәм халык арасында нинди мәсьәләләрнең хәл ителүе турында сөйләде.

Тапшыру шимбә көнне «Россия-24» телеканалында - 21.10 сәгатьтә, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Фото - Мөслим муниципаль районы мәгълүмат үзәге архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев