Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телевидение хезмәткәрләренә бәйрәм котлавы

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Бөтендөнья телевидение көне белән тәбриклибез.

Хөрмәтле телевидение хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Бөтендөнья телевидение көне белән тәбриклибез.
Бүгенге тормышыбызны телевидениедән башка күзаллау мөмкин түгел. Ул күпчелек кеше өчен төп мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора.
Зәңгәр экраннар аша без сәяси, икътисади, мәдәни, спорт яңалыкларын белеп торабыз.
Мәгълүматны халыкка җиткергәндә телевидение хезмәткәрләреннән һөнәри осталык кына түгел, югары әхлакый сыйфатлар, еш кына батырлык, кыюлык һәм сабырлык та сорала.
Телетапшырулар - ул вакытында җиткерергә тырышуыгыз, һәр төшерелгән кадр, эфирда яңгыраган сүз өчен җаваплылык тоюыгыз игътибарга һәм ихтирамга лаек. Сез үз тапшыруларыгызда район тормышын яктыртып торасыз.
Кадрдагы һәм кадр артындагы барлык хезмәткәрләргә яңа идеяләр, иҗади проектлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәтлек телибез. Үз тамашачыларыгыз өчен һәрчак кызыклы һәм кирәкле булып калыгыз!

 

Мөслим муниципаль районы администрациясе рәсми аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев