Теләче районында буада 42 яшьлек ир-ат батып үлгән
Яңалыклар

Теләче районында буада 42 яшьлек ир-ат батып үлгән

Батып үлгән җирле ир-атның үле гәүдәсе Казаклар авылы тирәсендә су өстенә чыккан.

Теләче районы Казаклар авылы буасыннан батып үлгән кешенең үле гәүдәсен алганнар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре батып үлгән 42 яшьлек җирле ир-атның үле гәүдәсен буадан ярга чыгарган. Батып үлүчене күршесе таныган.


Нет комментариев