Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техникаң булса төзек, эшеңә килмәс өзек

Шушы көннәрдә Әлмәт районы "Кичүчат" хуҗалыгында узган республика семинар-киңәшмәсе авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, ундүрт районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл уҗалыгы подразделениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинарда билгеләп үтелгәнчә, бүген авыл хуҗалыгы машиналары һәм тагылма кораллар ремонты төгәлләнеп, әзерлек сызыгына куелырга тиеш. Алдагы атнада министрлык белгечләре җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлек торышын карап бәяләячәк.

Басуларда әле карт катламы шактый булуга карамастан, кояшның актив җылытуы, алда көтелгән яңгырлар үзенекен итәчәк. Шуңа күрә һәркайда техниканы әзерлек сызыгына кую сорала, ди белгечләр. Машина-трактор паркларында кардан арындырылган мәйданчыкларга чыгарылган техника һәм тагылма коралларны агрегатлаштыру да сорала.

Әлегә район буенча тракторларның техник әзерлеге ---95-процент, чәчкечләрнеке --100-, чәчү комплексларыныкы -100-- күлтиләрнеке -100---, тырмаларныкы -100---процент тәшкил итә. Вак фермер хуҗалыкларында техника кар астыннан чыгарып бетерелмәгән әле. "Туган як" агрофирмасында, "Исламов", Әюпов", Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыкларында агрегатлаштыру оешканлык белән башланып китте. "Намус" агрофирмасында техникаларны "Агросила" җәмгыяте базаларыннан алып кайту бара. Язгы кыр эшләрендә катнашачак агрегатларның 80 проценты Михайловка бүлекчәсенә кайтарып урнаштырылды. "Август-Мөслим" агрофирмасы быел машина-трактор паркын зур егәрле техникалар хисабына яңартачак. Әлегә 6 данэ "СНТ-1" маркалы манипуляторлар һәм чәчүлек орлык инкрустацияләү өчен ике данә "ПС-12" агрегаты,2 данэ "Растворный узел для приготовления рабочих растворов РУ-300" кайтты.

"Туган як" агрофирмасының машина-трактор паркы шушы көннәрдә генә инвестор ярдәмендә ике чәчү комплексы һәм ике трактор белән тулыланды. "Класс" тракторлары базасында эшләячәк "EDX-9000" комплексы - кукуруз һәм көнбагыш, ә "Ситан-9000" комплексы бөртеклеләр чәчәчәк.

- Агрофирмада бүген барлыгы 11 берәмлек зур егәрле трактор исәпләнә. Язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларның 92 проценты - энергоресурсларны саклауга корылган куәтле агрегатлар. Сабан культуралары чәчүне 15 көндә төгәлләү бурычын куйдык, - ди агрофирма директоры Рәдиф Габидинов.

Гомумән, язгы кыр эшләрендә район буенча 458 агрегат катнашыр дип көтелә. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы таләп иткәнчә, зур егәрле техникалар, тәүлек әйләнәсе эшләрлек итеп, икешәр механизатор белән комплектовать ителергә тиеш.

- Тракторларга техник карау һәм күзәтү үткәреп, эшкә чыгу өчен допуск бирелергә тиеш. Урыннарда инженерлар механизаторларга, башкарачак эш төренә карап, техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрергә бурычлы, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Гүзәл Мортазин.

Республика хөкүмәте язгы кыр эшләре чорына районга ташламалы бәяләрдән, ягъни килограммын 41,20 сум белән 1700 тонна дизель ягулыгы алу мөмкинлеге бирде. Үз чиратында ул, җир мәйданына карап, хуҗалыкларга бүленде. Яр Чаллы нефтебазасыннан кайтарылачак ягулыкны саклау өчен агрофирмаларда һәм эре фермер хуҗалыкларында икешәр емкость әзерләп куелырга тиеш. Ягулык кирәк булмаган кушылмалардан арынсын өчен, аны кимендә 24 сәгать тондыру мөһимлеген искәртә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев