Түбән Кама янында юл һәлакәтендә 42 яшьлек хатын үлгән
Яңалыклар

Түбән Кама янында юл һәлакәтендә 42 яшьлек хатын үлгән

Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче хатын идарәне югалткан, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.


( "Татар-информ"). Түбән Кама янындагы юл һәлакәтендә 42 яшьлек хатын үлде, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Бүген иртән Зәй-Яр Чаллы-Әлмәт юлында "Лада" машинасы "Вольво" йөк машинасы белән бәрелешкән.

Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче хатын идарәне югалткан, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Бәрелешү шулкадәр көчле булган, "Лада" юлдан чыгып очкан һәм ут баганасына бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә хатын урында җан биргән.

Юл һәлакәте урынында тикшерүчеләр эшли.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев