Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанны пандемия аркасында ябарга планлаштырылмый

Яңа коронавирус йогышы аркасында Татарстан халкының төбәкләр арасында хәрәкәтен чикләргә җыенмыйлар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Бүген төбәкләрне, аерым алганда, Татарстан Республикасын ябу мәсьәләсе берничек тә тормый. Бүген андый ихтыяҗ юк. Ел башында һәм пандемиядә үткәрелгән барлык чаралар да акланган иде. Шул исәптән төбәкләргә керүне һәм чыгуны чикләү буенча. 
Любовь Авдонина ассызыклаганча, бүгенге көндә төбәкне ябу планлаштырылмый һәм фикер алышылмый.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, үз чиратында, Татарстанда вәзгыять тотрыклы, дип өстәде.
Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко төбәкләр арасында һәм алар эчендә гражданнарның йөрешен чикләргә тәкъдим итүе турында мәгълүмат пәйда булды, әмма тиздән бу мәгълүматны кире кактылар һәм «контексттан чыккан»дип атадылар.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/07-12-2020/rospotrebnadzor-po-rt-zakryvat-tatarstan-iz-za-pandemii-ne-planiruetsya-5790794

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев