Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 100 легендар бренды өчен тавыш бирү башланды

Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды. Аның максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Легендар бренд өчен һәркем тавыш бирә ала. 

Республиканың бер гасырлык тарихын билгеләгән әйдәп баручы 100 брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар. Легендар брендларны, 57 җиңүчене сайлап алып, 16 тармак буенча билгеләячәкләр.

Калган 43ен Татарстанның һәр районында сайлаячаклар – тавыш бирү 1-31 март көннәрендә узачак. Әлеге этапта катнашу өчен гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X