Реклама
Яңалыклар
Татарстанда яңа елда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 7,4% ка артырга мөмкин
2021 елның беренче алты аенда торак-комуналь хезмәтләр бәясе үзгәрмәячәк.
2021 елның июленнән Татарстанның эре муниципалитетларында коммуналь хезмәтләргә бәяләр 7,4% ка, авыл җирлекләрендә 4,4% ка артырга мөмкин. Тиешле указга 14 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Документта 2021 елның беренче алты аенда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үзгәрмәячәк, әмма 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артачак, дип хәбәр ителә.
Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Җәлил, Болгар, Тәтеш, Чистайда, шулай ук башка торак пунктларда бәяләр 7,4% ка артырга мөмкин. Әмма авыл җирлекләренең күпчелек өлешендә тарифлар үсеше 4,4% тан артмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев