Татарстанда хатын-кызлар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу очраклары турында сөйләделәр
Яңалыклар

Татарстанда хатын-кызлар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу очраклары турында сөйләделәр

Берничә бала тапкан хатын-кызлар вакытыннан пенсиягә чыга ала. Татарстанда әниләргә нинди пенсия ташламалары бар – «Татар-информ» материалында

Ике баласы булу

Ике бала тапкан хатын-кызлар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Ләкин түбәндәге шарт үтәлергә тиеш: аның гомуми иминият стажы кимендә 20 ел булырга тиеш. Шуларның 12 елы ерак төньяк районнарында яки 17 елы – аларга тиңләштерелгән җирләрдә эшләнергә тиеш.

Бу очракта Татарстанда яшәүче хатын-кыз пенсиягә 10 елга иртәрәк – 50 яшьтә чыгарга хокуклы.

Өч бала аналары өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу

Өч бала тапкан һәм 8 яшькә кадәр тәрбияләгән аналар 57 яшь тулгач, пенсиягә чыгуга исәп тота алалар. Әмма моның өчен кимендә 15 ел хезмәт стажы булырга тиеш

Дүрт баласы булу

8 яшькә кадәр тәрбияләгән дүрт бала аналары да вакытыннан алда – 56 яшьтә пенсиягә чыга ала. Әмма моның өчен кимендә 15 ел эшләргә кирәк.

Биш бала өчен вакытыннан алда пенсия

Биш бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар 50 яшьтән пенсия белән тәэмин ителүгә исәп тотарга хокуклы. Әмма моның өчен шулай ук кимендә 15 ел иминият стажы булырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев