Татарстанда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү тулысынча төгәлләнде
Яңалыклар

Татарстанда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү тулысынча төгәлләнде

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында урманнарны янгынга каршы җиһазландыру буенча башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарыла.

2026 елда республиканың урман тармагы белгечләре янгынга каршы минеральләштерелгән 2395,2 км яңа полоса сузган һәм гамәлдә булган 4806,9 км озынлыктагы полосаны яңарткан. Шулай ук янгынга каршы 111,3 км юл төзелгән һәм тагын 426,5 км юл реконструкцияләнгән. Моннан тыш, 794 мәгълүмати стенд, янгын иминлеге чаралары турында билгеләр һәм күрсәткечләр урнаштырылган, урманнарда ял итү өчен 225 урын төзекләндерелгән.

«Бу эшләр урманнарны янгынга каршы җиһазландыру чаралары комплексына керә. Алар урманнарны саклауга, урман янгыннары барлыкка килүне кисәтүгә һәм аларны уңышлы ликвидацияләү өчен шартлар булдыруга юнәлгән. Инфраструктураны системалы яңарту һәм халыкка мәгълүмат җиткерү безгә гадәттән тыш хәлләргә юл куймаска мөмкинлек бирә», – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев