Татарстанда суган атна дәвамында 13,5 процентка кыйммәтләнде
Яңалыклар

Татарстанда суган атна дәвамында 13,5 процентка кыйммәтләнде

Шулай ук помидор, шикәр, сөт һәм алмаларга бәяләр арткан

Суган Татарстанда бер атна эчендә кыйммәтләнгән яшелчәләр исемлеге башында тора. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итте.

Суганның бәясе 13,53 процентка, килограммы 54,58 сумга кадәр арткан. Кишер — 9,35 процентка (54,35 сумга кадәр), бәрәңге 8,63 процентка (53,98 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. Чөгендер — 5,63 процент (46,23 сумга кадәр), кәбестә – 3,29 процент (47,7 сумга кадәр). Шулай ук помидор, шикәр, сөт һәм алмаларга бәяләр арткан.

Кайбер продуктлар арзанайды. Дуңгыз ите 1,57 процент югалткан (341,81 дән 336,61 сумга кадәр). Тавык йомыркасы бәядә 4,45 процентка төшкән (87,04 сумнан 83,32 сумга кадәр). Печенье, вермишель һәм кыяр арзанайды.

Чыганак: Вести Татарстан

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев