Татарстанда салкын тию аркасында карантинга 38 сыйныф ябылган
Яңалыклар

Татарстанда салкын тию аркасында карантинга 38 сыйныф ябылган

Мәктәп укучылары Казанда, Югары Осланда һәм Лениногорск районында өйләреннән укыйлар.

 Татарстанда салкын тию аркасында карантинга 38 сыйныф ябылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Барлыгы 38 сыйныф һәм 942 укучы" » - дип билгеләп үтте спикер.

Көчле респиратор вирус инфекцияләре аркасында 33 сыйныфны Казанда, дүртесен — Югары Осланда, берсе Лениногорск районында өйдә укырга җибәрделәр.

Искәртеп узабыз, дәресләрдә укучыларның 20% тан артыгы булмаса, классны таратуга җибәрелә.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев