Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк

Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина сөйләде.

«Демография “милли проекты тарафыннан билгеләнгән төп максат-балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү. Яшь, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә яңа индикатор – икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туу коэффициентының суммар коэффициентын формалаштыру әһәмияткә ия", - дип билгеләп үтте спикер.

Элек гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар статистикада исәпкә алынган һәм бер юл белән язылган булган. Хәзер исә һәр бала аерым графада язылачак.
Гатауллина шулай ук Дәүләт статистикасы органнарына беркетелгән күрсәткечләрнең күбесе «Демография» һәм «сәламәтлек саклау»милли проектлары буенча формалаша, дип өстәде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев