Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды

Республикада коронавирустан вафат булучылар саны 81гә җитте.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын ике кеше вафат булды.

Казанда яшәүче 1944 елгы ир-ат Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе йоктырып, ике яклы пневмония белән вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары кискенләшү аркасында аның хәле начарлана. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Ә Яшел Үзәндә яшәүче 1943 елгы хатын-кыз вируслы пневмония диагнозы белән район үзәк хастаханәсенә китерелә. Аның да кайбер хроник авырулары булган.


Нет комментариев