Сарман районында COVID-19 белән авыруның яңа очрагы теркәлгән
10 майга Татарстанда 1671 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. 5 кеше вафат булды. 447 кеше дәваланган, шуларның 107 се узган тәүлектә.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән. 38 кеше хастаханәгә салынган, 47 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручыларның күбесе 30дан 60 яшькә кадәрге кешеләр.
Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда - 34 очрак, Яр Чаллыда - 25, Түбән Камада-11 очрак, Биектау, Алабуга районнарында икешәр очрак. Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Менделеевск, Сарман, Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.
10 майга Татарстанда 1671 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. 5 кеше вафат булды. 447 кеше дәваланган, шуларның 107 се узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев