Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган
16 сентябрьгә республикада COVID-19дан 70 үлем очрагы теркәлгән.
1955 елгы Казан шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония белән хастаханәгә җибәрелә. Хәле хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарлана. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
1963 елгы хатын-кыз Казан шәһәренең 7нче номерлы шәһәр клиник цастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелгән. Җитди хроник авырулары була. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев