Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында тагын ике кеше үлгән
Covid-19 пандемиясе вакытында республикада 293 кеше үлгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1939 һәм 1986 елларда туган ике хатын-кыз вирус корбаны булган.
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә.
Пандемия башланганнан бирле вирус республикада 293 кешенең гомерен өзгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев