Татарстанда IT-җинаятьләр саны 43 процентка кимегән
Яңалыклар

Татарстанда IT-җинаятьләр саны 43 процентка кимегән

Бу хакта ТР Прокуратурасы Тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсенең эчке эшләр органнарында тикшерүгә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте

Быелның җиде аенда Татарстанда IT-җинаятьләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43 процентка кимегән. Бу хакта ТР Прокуратурасы Тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсенең эчке эшләр органнарында тикшерүгә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Быелның 7 ае нәтиҗәләре буенча республика территориясендә 9,5 мең IT-җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43 процентка кимрәк. Җинаятьләр структурасында хәлләр түбәндәгечә: 5 меңнән артык мошенниклык, 1,5 меңләп урлау очрагы, шулай ук компьютер мәгълүматына 751 тапкыр законсыз керү теркәлгән», – дип сөйләде Алмаз Фәттахов.

Ул билгеләп үткәнчә, җинаятьләрнең ачылу дәрәҗәсе 25 процент чамасы тәшкил иткән.

Фото – Татар-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев