Яңалыклар

Татарстанда иң кыйммәтле машина хуҗасы 296 мең сум салым түләячәк

Бу хакта Марат Сафиуллин хәбәр итте

Татарстанда автомобиль өчен иң зур салым 296 мең сум тәшкил итә - аны Татарстанда яшәүчеләрнең берсе Bentley Continental автомобиле өчен түләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

«2025 елда республикада 658 берәмлек кыйммәтле машина исәпкә алынган, аларга салынган салым 86 млн сум тәшкил иткән», - дип билгеләп үтте Сафиуллин.

Ул шулай ук ассызыклаганча, узган ел эчендә кыйммәтле автомобильләр саны сизелерлек арткан. Әйтик, 2024 ел нәтиҗәләре буенча мондый машиналар нибары 389 булган.

 


Нет комментариев