Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда яз башы нинди булыр?

Татарстанга мартта арктика салкыннар киләчәк

Гыйнвар һәм февраль климатик нормадан 2,5-3 градуска салкынрак булды

 

Быел Татарстанда кыш иң карлы кышларның берсе буларак тарихка керде. Февраль исә рекордлы явым-төшем күләме белән истә калачак. Март башында җылытып җибәрүгә карамастан, синоптиклар төбәккә салкын фронт якынлашу турында кисәтә. Яз быел озак көттереп киләчәк, ташу көчле булачак. Тулырак – «Татар-информ» материалында.

Быелгы кыш тарихка иң карлы кышларның берсе буларак кереп калды

Быел кышын Татарстанда һава торышы тотрыксыз булды. Декабрь төбәк халкын климатик нормадан 2-2,5 градуска җылырак температура һәм уртача явым-төшем белән сөендерде. Кар шактый соң ятты. Әмма 2026 ел башында кышның кәефе бозылды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.

Гыйнвар һәм февраль гадәттәгедән күпкә салкынрак (климатик нормадан 2,5-3 градуска түбәнрәк) булды. Ел башы республика халкын һәм коммуналь хезмәтләрне мул кары белән шаккатырды.

«Бу айларда бертуктаусыз диярлек яуган кар күләме климатик нормадан 1,5-2 тапкырга күбрәк, кар көртләре шулай ук ике тапкырга диярлек биегрәк булды», - диде синоптик.

Фото: © «Татар-информ»

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/martta-arktik-salkynnar-kilacak-kar-ozak-eriyacak-tatarstanda-yaz-basy-nindi-bulyr-5920103

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев