Татарстанда яңгыр, кар, буран көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә
Республикада күк йөзен болытлар каплаячак. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә (Казанда урыны белән, нәкъ менә юеш кар рәвешендә) аз һәм уртача явым-төшем булачак. Көндез кайбер урыннарда, ТР башкаласын да кертеп, кыска вакытлы бураннар булырга мөмкин. Төнлә урыны-урыны белән төшкән томан кояш чыкканнан соң таралыр.
Юлларның аерым участокларында, шул исәптән Казанда да, бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Төнге -2, +2 градуслардан соң көндезге сәгатьләрдә төбәк буенча һава 0, +4 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +1, +3 градуска кадәр).
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев