Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда диктант язу өчен мәйданчыклар саны ике тапкырга арткан

Онлайн-форматта акциядә катнашу өчен экодиктант.рус сайтында алдан теркәлергә кирәк.

Татарстанда быел Бөтенроссия экологик диктант язу өчен мәйданчыклар саны ике тапкырга диярлек арткан. Бу хакта  ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Экодикантта катнашучылар һәм аны үткәрү өчен мәйданчыклар саны елдан-ел арта. 2019 ел белән чагыштырганда, быел катнашучылар саны ике тапкыр арткан, мәйданчыклар саны 243 тән 502 гә кадәр арткан. Барлык катнашучылар арасында да мәктәп укучылары, педагоглар һәм студентлар зур активлык күрсәтә», — дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.
Министр сүзләренчә, акциядә катнашырга теләгән татарстанлылар өчен 15 ноябрьдә өстәмә белем бирү учреждениеләре базасында 21 ачык офлайн-мәйданчык эшләячәк, шул исәптән биш мәйданчык — Казанда", - диде ул.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы вуз студентлары онлайн форматында экодиктант узачак, дип ачыклык кертте.
Узган ел экодиктта республиканың 35 муниципаль берәмлегеннән 12-16 яшьлек 6 454 укучы катнашты. Диктант нәтиҗәләре буенча ике җиңүче һәм җиде призер билгеләнде.
15-16 ноябрьдә Россиядә Бөтен Россия буенча  Бөтенроссия экологик диктанты узачак. Бу акциягә 2017 елда старт бирелде. Быел экодиктант Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган.
Онлайн-форматта акциядә катнашу өчен экодиктант.рус сайтында алдан теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев