Татарстанда COVID-19дан үлүнең 17 очрагы расланган
Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә килеп чыга.
Татарстанда бүген COVID-19 белән авыруның 39 яңа очрагы расланган.
16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 23 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручы 30дан 50 яшьтәге кешеләр
Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча Казанда – 21, Яр Чаллыда -7, Аксубай, Әлмәт, Биектау, Лаеш районнарында – 2, Балтач, Зәй, Саба районннарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 3 июльгә Татарстанда 4673 очрак теркәлгән.
Татарстанда COVID-19дан үлүнең 17 очрагы расланган.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1951 елгы кеше июнь башында COVID-19 вирусы һәм хастаханәдән тыш пневмония китереп чыгарган коронавирус инфекциясенең урта-авыр формасы булган 5нче шәһәр хастаханәсенә озатыла. Көчле миокард инфаркты һәм йөрәкнең ишемик авыруы булган. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә килеп чыга.
Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев