Татарстанда өч елдан соң «Ядкяр» генеалогик порталы барлыкка килергә мөмкин
"Портал бүгенге көндә ябык режимда эшли. Тест режимында порталны өч елдан соң ачачаклар, чөнки анда 11 миллионнан артык язманы индексацияләргә кирәк булачак», — дип белдерде ул.
Татарстанда өч елдан соң «Ядкяр»генеалогик порталы эшли башлый. Бу хакта Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
"Генеалогик портал быел эшли, әмма без аны әлегә ачык итеп чыгармадык. Без Татарстанның 12 авылын цифрлаштырдык һәм индексацияләдек, моңа күп вакыт сарыф ителде. Шулай ук без интеллектуаль система булдырдык, ул безнең платформа эчендә үзе дә кертелгән мәгълүматлар буенча шәҗәрә агачын булдыра», — дип билгеләп үтте ул.
Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, бүгенге көндә портал ябык режимда эшли.
"Портал бүгенге көндә ябык режимда эшли. Тест режимында порталны өч елдан соң ачачаклар, чөнки анда 11 миллионнан артык язманы индексацияләргә кирәк булачак», — дип белдерде ул.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/24-12-2020/v-tatarstane-cherez-tri-goda-mozhet-poyavitsya-genealogicheskiy-portal-yadkyar-5795097
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев