Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда быел социаль ипотека буенча 150,6 мең квадрат метр торак тапшырылган

Эшләр Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына башкарылган

Татарстанда 2025 ел башыннан «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында социаль ипотека буенча 150,6 мең квадрат метр гомуми мәйданлы 20 торак йорт төзелгән һәм файдалануга тапшырылган.

Эшләр Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына башкарылган.

Иң күп яңа торак йортлар Казанда (9) һәм Чаллыда (5) төзелгән. Алар барысы да файдалануга әзер һәм тулысынча инженерлык коммуникацияләре белән җиһазландырылган.

2025 елда барлыгы 161,7 мең квадрат метр гомуми мәйданлы 35 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә план 93 процентка үтәлгән.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев