Татарстанда биш ел яшәгән яшь гаиләләр торак алу хокукына ия булачак
Бу таләп ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган һәм 2024 елның 11 октябрендә кабул ителгән документка кертелгән
Яңартылган кагыйдәләр буенча, яшь гаиләләр программада катнашу өчен үзләренең керемнәрен яки торак алырга җитәрлек акчалары барлыгын расларга тиеш. Әгәр акча җитмәсә, кредит алу мөмкинлеге дә карала. Моның өчен гаилә керемнәр, эш урыны, салымнар һәм тупланмалар турында документлар тапшыра.
Гаризаларны муниципаль органнар карый: алар бирелгән мәгълүматларны тикшерә һәм биш эш көне эчендә карар кабул итә. Нәтиҗә турында гариза бирүчеләргә өч көн эчендә хәбәр ителә. Әгәр документлар җитеп бетмәсә, яки мәгълүмат дөрес булмаса, гаилә программа шартларына туры килмәсә, гариза кире кагылырга мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев