Татарстанда бүген 26 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Татарстанда бүген 26 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән

Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (13 кеше).

4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана. Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (13 кеше).

Татарстан буенча: Казанда – 12,Питрәч районында - 3, Биектау, Ютазы районнарында - 2, Яр Чаллыда, Әлмәт, Арча, Балтач, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама районнарында  берешәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 5 сентябрьгә Татарстанда 6644 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы 5512 кеше дәваланган.

Фото - Pixabay.com


Нет комментариев