Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыючыларга акчалата премия бирәчәкләр

Татарстанда барлыгы 342 укучы бер фәннән булса да 100 балл җыйган, алар арасында ике укучы кыз өч фән буенча да максималь нәтиҗәгә ирешкән

Быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган укучыларны бүләкләячәк. Премия күләме максималь нәтиҗәгә тапшырылган фәннәр санына бәйле була. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза. 

«Бердәм дәүләт имтиханында максималь нәтиҗәгә ирешкән быелгы чыгарылыш укучыларын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бүләк көтә: аларга җыелган нәтиҗәне исәпкә алып, 15, 25, 35 мең сум күләмендә бер тапкыр премия түләнәчәк», – диде министр.

Татарстанда барлыгы 342 укучы бер фәннән булса да 100 балл җыйган, алар арасында ике укучы кыз өч фән буенча да максималь нәтиҗәгә ирешкән.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Татарстанда йөз балл җыючыларның күбесе республикадагы югары уку йортларын сайлаган, популярлык буенча икенче урында – Мәскәү, өченчедә – Санкт-Петербург. Сайланган юнәлешләр арасында узган елдагыча, филология һәм мәгълүмати технологияләр алдынгы урында.

Фото-«Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев