Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Татарстанда аукционнар 2 млн сум экономия бирде

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр барлык сатып алуларны закон нигезендә башкарырга тиеш

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышларында дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны зур төгәллек белән башкару һәм акчаны сакчыл тоту зарурлыгын еш әйтә. ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов та матбугат конференциясендә дәүләт сатып алуларының үзебезнең җитештерүчеләргә юнәлдереләчәге турында әйткән иде. “Россия җитештерүчеләренә өстенлек бирүгә һәм илебез икътисадына ярдәм итүгә басым ясалды”, – диде ул.

Районыбызда да дәүләт һәм муниципаль сатып алулар системасы эшли. Барлык сатып алулар “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сату өлкәсендә контракт системасы турында”гы федераль закон нигезендә башкарыла.

– Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар ул – дәүләт яки муниципаль бюджеттан файдаланылган товарларны, эш яки хезмәт күрсәтүне сатып алу системасы. Аның максаты: сатып алу эшен (тендер, аукцион) уздыру юлы белән бюджет средстволарын саклау, аларны иң түбән бәядән һәм тиешле күләмдә туплау, бюджеттан тыш чыгымнардан саклау. Барлык сатып алулар да ачык рәвештә башкарыла. Сатып алуда катнашучыларга тиешле мәгълүмат (сатып алу планы, тәкъдимнәр, килешү шартлары) җиткерелә һәм алар барысы да контроль күзәтү системасы аша башкарыла. Бу, үз чиратында, коррупциягә каршы чара булып тора, – ди район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Кәримова. – Тендерда катнашучыларга бертигез шартлар тудыру, электрон кибетләр куллану, электрон хезмәтләр: электрон почта, электрон каталог аша эшләү, җирле җитештерүчеләр белән эшләп, төбәк икътисадына сизелерлек ярдәм кертү дә дәүләт һәм муниципаль сатып алулар системасының нәтиҗәле үзенчәлеге булып тора. Контракт системасының принциплары – ачыклык һәм үтә күренмәлелек, көндәшлекне тәэмин итү, нәтиҗә һәм җаваплылык, заказ бирүченең һөнәри осталыгы, сатып алуларның контракт системасы бердәмлеге.

Районда дәүләт һәм муниципаль сатып алуларның иң киң таралган төре – электрон аукцион. Товар яки хезмәт 600 мең сумнан арткан очракта сатып алу электрон аукцион аша үткәрелә.

– Электрон аукцион сатып-алулар барышында коррупцияне булдырмаска ярдәм итә. Мондый механизм заказ бирүче белән эшне (заказны) башкаручы арасында үзара хезмәттәшлекнең анонимлыгын тәэмин итә. Сатып алуда катнашучылар бер-берсен белми һәм сәүдә нәтиҗәсе, килешү бәяләре хакында сөйләшә алмый. Мондый ысул килешүләрнең башлангыч бәясе кимүгә уңай йогынты ясый һәм тулаем конкуренция үсешенә булышлык итә, – ди Ләйсән Кәримова.

Быел районда алты ай эчендә 10 электрон аукцион үткәрелгән. Гомуми бәясе 141 миллион сумнан күбрәк булган 33 контракт һәм 103 килешү, шул исәптән электрон аукцион нәтиҗәләре буенча 61 миллион сумнан күбрәк суммага 33 контракт, бердәнбер тәэмин итүчеләр белән 103 контракт төзелгән. Узган елның хисап чорында, электрон аукцион үткәргәндә, барлык лотларның да башлангыч бәясе 63 миллион сумнан зуррак булган, аукционнан соң алар 61 миллион сумны тәшкил иткән. Аукционнар 2 миллион сумнан күбрәк финанс чыганагын экономияләргә мөмкинлек биргән.

“Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сату өлкәсендә контракт системасы турында”гы федераль закон нигезендә, бюджет учреждениеләре кече күләмдәге сатып алулар башкаручы бердәнбер тәэмин итүчедән 600 мең сумнан артмаган товар, эш яки хезмәт сатып алырга мөмкин. Шул ук вакытта заказчы гамәлгә ашырырга хокуклы булган сатып алуларның еллык күләме 2 миллион сумнан яки сатып алуларның гомуми еллык күләменең 10 процентыннан артмаска тиеш. Еллык сатып алулар күләменең әлеге чикләүләре авыл җирлекләре тарафыннан башкарылучын сатып алуларга кагылмый.

– Быел әлеге пунктка туры килүче 910 контракт төзелде. Кече күләмдә сатып алулар бердәнбер тәэмин итүчедән 600 мең сумнан артмаган товар, эш яки хезмәт сатып алуны дәүләт яки муниципаль оешмалар: мәдәният, мәгариф, физкультура һәм спорт учреждениеләре гамәлгә ашырырга мөмкин. Быел гомуми күләме 22 миллион сумнан артык булган 85 шундый контракт төзелде, – ди Ләйсән Кәримова.

Сатып алуларны закон кысаларында башкарганда гына эшегез – уңышлы, сатып алуларыгыз нәтиҗәле булыр. Нинди генә очракта да закон барлыгын һәм аны бозган өчен җаваплылык булуын онытмагыз!

Фото – Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев