Татарстанда атна ахырына кадәр диярлек тотрыксыз һава торышы саклана
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә
Инде бүген үк республика көнбатыштан күчеп килгән циклонның атмосфера фронты йогынтысына дучар булды. Иртәгә, 14 июльдә, төбәктә һава торышын әлеге циклонның үзәк өлеше билгеләячәк. Яңгыр (кайбер урыннарда көчле) көтелә, яшен булуы ихтимал. Кайбер районнарда боз явуы һәм җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана.
Шул ук вакытта температура фоны түбәнәя: төнлә термометр баганалары +12..+17, көндез +20..+25 градусны күрсәтәчәк.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 15 һәм 16 июльдә, Татарстан циклон киткәннән соң аның тыл өлешендә калачак. Һава шартлары үзгәрми диярлек. Янә яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак, җил көчәя. Төннәр температура +11..+14 градус тәшкил итсә, көндез һава +19..+25 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 17 июльдә, республикада тотрыксыз һава торышы саклана. Көндез температура фонының +14..+19 градуска кадәр түбәнәюе фаразлана.
Әмма шимбә көнне, 18 июльдә, төбәккә югары атмосфера басымы йогынты ясый башлаячак: явым-төшем акрынлап туктый, ә көндез температура +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Наилә Нәбиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев