Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 600 дән артык социаль объект 4G-интернетка тоташтырылачак

Россиядә 2019 елдан бирле Президент Владимир Путинның «Май указлары» нигезендә эшләнгән «Цифрлы икътисад» милли проекты гамәлгә ашырыла.

«Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда Татарстанның 613 социаль әһәмиятле объектын югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада барлыгы 3 460 социаль әһәмияткә ия объект интернетка тоташачак. Алар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын сүндерү частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре бар. 4G технологияләрен кулланып объектларны тоташтыру 2020-2021 елларга планлаштырылган.
Россиядә 2019 елдан бирле Президент Владимир Путинның «Май указлары» нигезендә эшләнгән «Цифрлы икътисад» милли проекты гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев