Татарстанда 55 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 50 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан 60 яшькә чаклы кешеләрдә (37 кеше).
Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча Казанда – 32, Нурлатта -7, Яр Чаллыда – 4, Буа, Лаеш, Балык Бистәсе районнарында - 2, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә, Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.
24 октябрьгә Татарстанда 8097 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Барлыгы 6917 кеше дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев