Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны бушлай белем алу курсларына чакыралар

Россиядә «Демография» илкүләм проекты буенча гаризалар кабул ителә башлады.

Бушлай үткәрелә торган курсларга 15 ноябрьгә кадәр язылырга мөмкин.Курсларны НТП Белем бирү компетенцияләре үзәге оештыра.

Дистанцион форматта бара торган программа бүген ихтыяҗ зур булган белемнәрне үзләштерергә, читтән торып башкарыла торган эш табарга, керемнәрне арттырырга мөмлек бирүен искәртте.

Илкүләм проект кысаларында «Цифрлы маркетинг», «Маркетплейс менеджеры», «Онлайн-курслар оештыру», «Эшмәкәрлек», «SМM-белгеч» кебек юнәлешләр буенча курслар тәкъдим ителә. Һәр курс 35-45 көн дәвам итә.

Бушлай белем алу өчен «Россиядә эш» сайтында теркәлергә һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация узарга кирәк.

НТИ Белем бирү компетенцияләре үзәге статистикасы буенча, үткән ел курсларны узганнан соң гражданнарның эшкә урнашу күрсәткече 93 процентка җиткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев