Татарстанда 3 миллион 522 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 35,6 центнер тәшкил итә. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 990,5 мең гектар мәйданда җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 67 процентында эшләр тәмамланган дигән сүз, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Иң күп ашлык - 139,9 мең тонна - Зәй районында җыеп алынган. Районда уңыш гектарыннан уртача 49,6 центнер тәшкил итә. Сарман районы хуҗалыкларында - 138,1 мең (49,1 центнер), Буада - 133,5 мең (37,5 центнер), Актанышта - 130,1 мең (41,1 центнер), Чистайда - 124,8 мең (33,4 центнер), Тәтеш районында 121,6 мең тонна (43 центнер) ашлык суктырылган.
Чистай районында барлык мәйданның - 78, Әлкидә - 76, Нурлатта - 75, Зәй, Алексеевск, Лениногорск һәм Лаеш районнарында - 74, Апас, Аксубай һәм Баулы районнарында 73 процентында эшләр төгәлләнгән.
Республикада шулай ук көзге чәчү дәвам итә. Көзге культуралар 284,5 мең гектар мәйданда чәчелгән инде.
Нет комментариев