Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөселманнары башлыгы Мөслимгә килде

12 апрельдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөслимгә килде.

Татарстан мөселманнары башлыгы сәфәрен Мөслим районы хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин белән очрашудан башлады. Җитәкчеләр төбәктәге дини вәзгыять, мәхәлләләр эшчәнлеге, якын киләчәктә тормышка ашыру ниятләнгән чаралар буенча фикер алышты. Аннары мөфти Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә Мөслим районы имамнары белән очрашты, ахшам намазын укытты. Соңрак мәчет янында урнашкан “Хәләл үзәк”не барып күрде, монда районкүләм ифтарга актив мөселман кардәшләребез бер табынга җыелган иде. Мөфти белән очрашуга 300ләп дин кардәшебез җыелды, Мөслим районының барлык авылларыннан 30 имам катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев