Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Татарстан мөселманнары МХО зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрде

Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстан мөселманнары махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгындагы сугышчыларга чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Йөк Нәзарәт казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин башлангычы белән җыелды. Җыелган ярдәмне машина белән кайткан МТО ВДВның 91нче аерым бригадасы сугышчысы Гали Сибагатов кабул итеп алды.

Бу юлы махсус хәрби операция зонасына түбәндәге әйберләр җибәрелде:

- 1 «Нива» машинасы;

- штурмовиклар өчен 2 мотоцикл: берсе бишекле, икенчесе ике тәгәрмәчле;

- алгы сызыктагылар өчен авыртуны баса торган кыйммәтле препаратлар;

- өйдә әзерләнгән кайнатмалар, тозлаган әйберләр һ.б.;

- хөрмә җимешләре һәм озак сакланучы азык-төлек.

Йөкне әзерләүдә: «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды («Нива» машинасы һәм авыртуны баса торган дарулар), Ренат Хәлимов исеменнән Казан мөселманнары («Ява» мотоциклы»), шулай ук Бөгелмә районы Кодаш авылы мәчете (бишекле мотоцикл алу өчен акча бирде) зур өлеш кертте.

Татарстан мөфтиятеннән гуманитар йөк белән сугышчыларны Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров озатты.

Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев