Татарстан юлларында аварияләр азайган, әмма үлүчеләр арткан
Ел башыннан республика юлларында 1 808 авария теркәлгән
Әлеге мәгълүматларга караганда, 2026 елның беренче җиде аенда республикада 1 808 юл-транспорт һәлакәте булган. Узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 63 очракка югарырак икәнлеге билгеле. Аварияләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны да 87 кешегә кимегән.
Шул ук вакытта үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре буенча күрсәткеч борчу тудыра. Быелның җиде аенда республика юлларында булган аварияләрдә гомере өзелүче кешеләр 22гә күбрәк. Шулай итеп, аварияләр һәм имгәнүчеләр саны кимесә дә, юлларда кеше үлеме арткан.
Фото – Тата-информ
Чыганак: Якты юл
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев