Татарстан балыкчылары интернетта браконьерларга каршы төркем булдырачаклар
Яңалыклар

Татарстан балыкчылары интернетта браконьерларга каршы төркем булдырачаклар

Александр Шадриков шундый тәкъдим өчен спортчы балыкчыга рәхмәт белдерде. Ул әлеге инициативаны хуплады һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.

Татарстан елгаларында экологик законнарны бозучыларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән мессенджерларда махсус төркем булдырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән әңгәмә вакытында билгеле булды.

Сөйләшүдә ТР һәвәскәр балыкчылар федерациясе вәкиле, спортчы, спорт мастерлыгына кандидат Андрей Ферафонтов катнашты. Ул экология министрына тәкъдим кертте.

«Без Росрыболовство белән, Татарстанның балыкчылык инспекциясе белән эшлибез, һәм «Сетьларга каршы» дип аталучы аерым төркем булдырдык. Битараф булмаган гражданнар анда тәртип бозучыларның реаль координатларын яза ала. Бу төркемдә Росрыболовство һәм балыкчылык инспекциясе хезмәткәрләре бар, димәк, реакция бик тиз бара. Хезмәткәрләр урынга ике-өч сәгать дәвамында килә ала ", - диде Ферафонтов.

Александр Шадриков шундый тәкъдим өчен спортчы балыкчыга рәхмәт белдерде. Ул әлеге инициативаны хуплады һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.


Нет комментариев