Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан авыл территорияләрен үстерүгә РФ бюджетыннан 954 млн сум акча алачак

Дәүләт программасы кысаларында тугыз чараны гамәлгә ашыру планлаштырылган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Татарстан быел федераль бюджеттан 954 млн.сумга якын акча алачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Дәүләт программасы кысаларында тугыз чараны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Инженерлык инфраструктурасының 18 объектыннан 12сендә эшләр бара, алтысында әзерлек эшләре башланган.
Торак шартларын яхшырту өчен 137 торак йорт төзелә башлады. Найм килешүе буенча бирү өчен тагын 122 торак йорт төзеләчәк.
"Эшләр планлаштырылган графиклар буенча бара. Барлык максатчан күрсәткечләрне дә тулы күләмдә башкару планлаштырыла", - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков 
Әлеге дәүләт программасы буенча быел Россия төбәкләрендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү, транспорт чаралары һәм җиһазлар сатып алу буенча132 проектны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев