"Татар кызы-2022" бәйгесенең ярымфиналы узды
Ярымфиналда ике Мөслим кызы катнашты: Мөслим данын яклаучы Регина Шәйгәрданова һәм Метрәй кызы Язилә Әгълиуллина.
Кичә һәм бүген Казан шәһәрендә Республикакүләм "Татар кызы-2022" бәйгесенең ярымфиналы үткәрелде. ?
Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган кызлар ике көн дәвамында күңелле экскурсия, спектакль карау кебек чараларда катнашты, сынаулар үтте.
Ярымфиналда ике Мөслим кызы катнашты: Мөслим данын яклаучы Регина Шәйгәрданова һәм Метрәй кызы Язилә Әгълиуллина. Кичә кызлар Милли китапханәдә интеллектуаль этапны уңышлы үтсә, бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә үткәрелгән иҗади этапта катнаштылар.
Барлык сынауларны уңышлы үтеп, кызларның икесе дә сентябрь аенда узачак финал бәйгесендә катнашу хокукын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев