Ташулар агар чаклар... Көчле су басулар була калса, Татарстан әзерме?
Быел Татарстанда кар байлыгы бихисап, кыш буе явып кинәндерде
Фото: © «Татар-информ»
Боз кузгалгач, елгалар ярларыннан ташып ага башласа, юллар, күперләр дә юыла, йортларны су басу куркынычы да зур. «Явым-төшем климатик күрсәткечләрне узып киткәнлектән, Татарстанда 13 меңнән артык кеше су басу зонасында калырга мөмкин», – диде утырышны алып барган ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
«Быелгы ташу буенча фаразлар хәвефле. Узган елларда язгы ташуга анализ гидротехник корылмаларның торышы, яр буйларын ныгыту, су төпләрен тирәнәйтү, елга юлларын чистарту белән бәйле проблемалы мәсьәләләрне күрсәтте. Язгы ташу көчле булса, республиканың 39 муниципаль берәмлегендә 218 торак пунктка, 13 409 кеше яши торган 5700 торак йортка, 55 автомобиль юллары участокларына, 28 машина күперенә су басу куркынычы яный. Әгәр фаразлар чынга ашса, муниципаль районнарга югары дәрәҗәдәге әзерлек режимына күчәргә, ә су баса башласа, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчәргә кирәк», – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Язгы ташуның иң көчле чоры апрельның беренче ункөнлегендә көтелә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сүзләренчә, язгы ташуның иң көчле чоры апрельның беренче ункөнлегендә көтелә. Ә март азагына кадәр һава торышы хәзергәчә көндез җылы булып та, төнлә нульдән минус булып торса, боз әле кузгалмаячак, ди белгечләр.
20 апрельдән 25 апрельгә кадәр Куйбышев сусаклагычының боздан арчылуы көтелә. Су күләме алдагы елларның уртача күрсәткеченнән 20-80 сантиметрга югарырак булуы фаразлана. Кубня, Карла, Кече Чирмешән, Берсут елгаларында су күп булу куркынычы зур.
Сергей Захаров әйтүенчә, хәзер Татарстанда иң күп кар Яшел Үзән, Арча, Питрәч, Балтач районнарында һәм Казанда. 15 мартка булган мәгълүматларга караганда, анда кар күләме нормадан 233 процент күләмендә, ә кар катламы биеклеге урыны белән 70 процент тәшкил итә. Татарстан буенча тулаем алганда, кар күләме нормадан 161 процент дәрәҗәсендә.
Сергей Захаров сүзләренчә, су запасы күп булганга, Лаеш районында үсемлекләрнең тирән кар катламы астында үлүе кебек куркыныч күренеш күзәтелә. Иделнең көнбатышына таба да кар запаслары күп. «Бу Кайбыч һәм Буа районнары, аннары Тәтеш. Шуңа күрә Авыл хуҗалыгы министрлыгының игътибарын юнәлтер идем», – диде ул.
Быел туфракның дымлылыгы 99 процент, ә туң катламы әллә ни тирән түгел – нормадан 12 проценттан 43 процентка кадәр. Сулыкларда боз катламы зур түгел, димәк, боз туктап торганда тоткарлыклар ихтималлыгы зур түгел, дип әйтте Захаров.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев