Бигрәк тә үзәк урамга - Пушкин урамына сокланмаган кеше юк. Чәчәк клумбалары пәйда булды, гомеребездә күрмәгән декоратив куаклар, агачлар утыртылды. Ял итәр өчен утыргычлар, зәвыклы чүп савытлары куелды. Урамнарда тротуарлар җәелде, алар кыш көннәрендә кардан, боздан чистартып торыла. Чалыш-чолыш, менә авам, тегенә ишеләм дип торган ярымчерек коймалар, сарайлар, шөкәтсез иске йортлар, мунчалар, гаражлар сүтелеп, машина кую урыннары, уен мәйданчыклары ясалды. Ниһаять, 25 урынлы җәмәгать мунчасы төзелеп, бер елдан артык халыкка хезмәт күрсәтә.
Иртә яздан көзгә кадәр Мөслимебез гөлбакчага әверелә. "Күбәләк", "Курай", "Тукай" паркы күпләрнең яраткан ял итү урыны хәзер. "Кояшлы Ык" табигать кочагында ял итү, ярышлар уздыру, көймәдә йөрү, кызыну урынына әйләнде. Ык буендагы бу матурлык белән хозурлану өчен Азнакай, Актүбә, ЯрЧаллы, Әлмәт шәһәрләреннән килүчеләр дә күбәйде.
Район үзәк хастаханәсе бүген шәһәрнекеләрдән берни белән дә аерылмый. Бик күп эшмәкәрләр ярдәме белән хастаханәгә өр-яңа медицина җиһазлары алынды. Бигрәк тә "Агромастер" компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламовның ярдәме зур булды.
Гимназия, лицей, Г. Тукай исемендәге мәктәпләр, аграр көллият бинасы да искиткеч зәвыклы һәм күркәм төс алды, заманча җиһазлар, уку кирәк-яраклары белән тулыландырылды. "Миләшкәй", "Күбәләк", "Кояшкай", "Ләйсән" балалар бакчалары, ремонттан соң, танымаслык булып үзгәрде. Монда бәхетле балалар тәрбияләнә бүген. Үзәк китапханәдәге, музейдагы үзгәрешләр дә һәркем сокланырлык.
Спорт корылмалары артканнан-арта бара. Узган ел сафка баскан универсаль спорт залында нинди генә түгәрәкләр эшләми бүген?! Рәхәтләнеп шөгыльлән, сәламәтлегеңне ныгыт. Безнең буын балачакта боларны төшендә дә күрмәде. Бу хәзинәләрне сакласагыз, ватмасагыз иде.
Элеккеге аэропорт урынында, авылыбыздагы өченче мәчет төзелеп, Мөслимгә кергәндә кунакларны каршы ала. Безнең Мөслимдәге төзелешләргә, үзгәрешләргә республикабыз районнарыннан гына түгел, хәтта чит илләрдән дә килеп, шаккатып китәләр. Илләребез тыныч, дөньяларыбыз имин, сәламәтлекләребез нык булсын. Мөслимебезнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланып, горурланып, сөенеп яшисе дә яшисе безгә. Флүрә Дәүләтшина, хезмәт ветераны. Мөслим.
Нет комментариев