Табылдыклар көне
22 июльдә табылдыклар көне билгеләп үтелә.
Бу кызыклы һәм шатлыклы бәйрәм. Ул көтелмәгән табылдыкларга багышланган. Өстәвенә табылдыкның нәрсә булуы мөһим түгел: ул хатирәләр уята торган пионер лагерыннан иске хат та, хисләрне яңарта торган кулъяулык та булырга мөмкин.
Бәйрәмне шкафта, кладовкада яки антресольләрдә генераль җыештыру белән билгеләп үтәргә мөмкин. Тәртип урнаштыру барышында инде күптән онытылган нәрсәләр табылачак. Мондый табылдык шатлык бүләк итәчәк.
фото fabrikasimf - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев