Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суган утыртабыз

Орлык суганының кайсы әйбәт? Вагымы, эресеме?

 Яз көне утырту өчен иң яхшысы – уртача зурлыктагысы (диаметры 14-21 мм). Мондый орлык көннәр су­ыкка китсә дә бәбәкләнми, тиз, әйбәт үсә, суганы эре була. Ан­нан ваграк орлык суганы (диа­метры 8-14 мм) исә, беркайчан бәбәкләнмәсә дә, эре булып үсми. Ә менә кышка утыртып калды­ру өчен начар түгел. Шулай ук язын эрерәк орлык (диаметры 21- 25 мм) утырту да киңәш ителми. Юкса ул бик тиз бәбәкләнәчәк. Хәер, “ук”ларын вакытында сындырып торсаң, уртача уңыш алырга мөмкин анысы. Мондый эре орлыкны кышка утыртып калдыру (язын кыяк алу өчен) бик әйбәт. Иртә язда яшел кыя­кларны бик мулдан бирәчәк ул.

Орлык сайлаганда тагын нәрсәләргә игътибар итәргә? Әлбәттә инде, күгәрек таплары булган, йомшарып киткәннәрен яки дымлыракларын алмаска. Бер үк төрле зурлыкта, коры, каты һәм үрмәгән икән, димәк, суган орлыгы дөрес үстерелгән һәм дөрес сакланган, дигән сүз. Аннан килеп, орлыкның туңмаган булуы кирәк. Шуңа күрә аны суык көннәрдә базар­дагы палаткалардан сатып алу киңәш ителми. Орлык суганын, катыргы тартмага салып, җылы урында саклау шарт. Хәтта утыр­тыр алдыннан бер-ике атна ал­дан сатып алынганын да. Юкса ул бик тиз үрә башлаячак.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев