Су белән тәэмин итү объектлары кышка әзерләнә
Яңалыклар

Су белән тәэмин итү объектлары кышка әзерләнә

Мөслим районында су җайланмаларын һәм су башняларын кышкы сезонга әзерләү эшләре башланды

Салкыннарда су системаларының туңуын булдырмау һәм өзлексез эшләвен тәэмин итү максатыннан су башняларына һәм җайланмаларга җылыткычлар урнаштырыла. Әмәкәй авыл җирлегендә бу эшне эшләп тә куйганнар инде.

Әлеге чаралар кышкы чорда халыкны тотрыклы рәвештә су белән тәэмин итү, салкыннар аркасында килеп чыгарга мөмкин булган аварияләрне кисәтү өчен мөһим.

Кышка әзерлек – су белән тәэмин итүнең ышанычлы эшләве өчен кирәкле шарт!

Фотолар - Әмәкәй авыл җирлегеннән.


Нет комментариев