Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Студентлар һәм укучылар эшкә урнашулары турында хәбәр итәргә тиешме?

Җәйге каникулларны укучылар да, студентлар да көтеп ала. Күпчелеге каникулларны ял итеп уздыра. Кайбер балалар, эшкә урнашып, өстәмә акча кертү ягын карый. Яшьләр арасында, эшкә урнашкач, бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешле категория бар. Болар – туендыручысын югалту сәбәпле пенсияләренә өстәп, федераль социаль түләү (ФСТ) һәм 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки I төркем инвалидны карау буенча компенсация түләве билгеләнгән балалар.

Закон нигезендә ФСТ һәм кемнедер караган өчен түләүләр эшләмәүче гражданнарга гына билгеләнә. Җәйге чорда эшкә урнашканда федераль социаль түләү – вакытлыча, ә компенсация түләве бөтенләй туктатыла. Яшәү урыны буенча РФ Пенсия фондының территориаль органына эшкә урнашу турында хәбәр ителмәсә, акча средстволары законсыз алынган булып исәпләнә һәм яшьләр акчаны ирекле рәвештә яки суд аша кайтарырга тиеш була. Эшли башлавы турында хәбәр итү һәм түләүләрне туктату өчен укучыга яки студентка яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исегезгә төшерәбез: федераль социаль түләү, эшләмәүче кешенең гомуми матди тәэмин ителеше пенсионерның регионда билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булганда билгеләнә. Татарстан Республикасында 2019 елда пенсионерның яшәү минимумы аена 8232 сумны тәшкил итә. 1200 сум күләмендәге компенсация түләве I төркем инвалидны, шулай ук дәвалау учреждениесе белешмәсе нигезендә даими тәрбия таләп ителүче яисә 80 яшьтән узган пенсионерны караучы хезмәткә яраклы эшләмәүче затларга билгеләнә. Түләү тәрбияләүчегә билгеләнсә дә, акчаны тәрбияләнүче – эшләргә сәләтсез (өлкән яшьтәге яки авыру) кеше пенсиясе белән бергә ала.

 РФ Пенсия фондының Мөслим бүлеге.

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мослимлеләр студентлар пенсия фонды эшкә урнашу

Реклама
Реклама
2
X