Социаль пенсияләр арта
1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 2 процентка индексацияләнә. Бу пенсионерларның 2018 елдагы яшәү минимумы үсеше темпларына туры килә.
Хәрби хезмәткәрләр, радиация яисә техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, “Жителю блокадного Ленинграда” билгесе белән бүләкләнүчеләр, космонавтлар, вафат булган хәрби хезмәткәрләрнең яисә чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларына билгеләнүче дәүләт тәэмин итүе буенча пенсия алучылар аның артуын көтә. Мондый төр пенсияне безнең районда 20 кеше ала.
Картлык буенча иминият пенсиясенә хокук эшли алмаганнар, туендыручысын югалтучылар, ятимнәр, инвалидлар, инвалид-балалар, ата-анасы билгеле булмаган балалар – социаль пенсия алучыларга да түләү арта. Безнең районда мондый төр пенсияне 615 кеше ала.
Бу очракта индексация пенсио-нерның эшләү-эшләмәвенә бәйсез рәвештә үткәрелә. Индексациядән соң дәүләт тәэмин итүе буенча пенсиянең уртача күләме районда 8600 сумнан артык булачак.
2019 елда Мөслим районында айлык кереме пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булган пенсионерлар булмаячак. Барлык эшләмәүче пенсионерларның пенсиясенә республикадагы пенсионерның яшәү минимумы (8232 сум) дәрәҗәсенә кадәр федераль социаль өстәмә түләү башкарылачак. Бу сумма Россия Пенсия фонды линиясе буенча билгеләнгән пенсиядән һәм социаль яклау линиясе буенча социаль түләүләрдән тора.
Мөслим районында
клиентларны кабул итү хезмәте.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев