Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы кыңгырау чыңлады

– Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Түбән Табын интернат-мәктәбенең 9 классын тәмамлаучы бер кыз һәм алты егет өчен 25 май көнендә соңгы кыңгырау чыңлады. Башка еллардан аермалы буларак, бәйрәм онлайн форматта гына узды.

Мәктәп бусагасыннан беренче тапкыр атлап кергән балаларны укытучылары Фидания Шәмсетдинова каршы ала. Ул сабыйларны хәреф танырга, иҗекләрдән сүзләр ясап укырга, язу күнекмәләренә өйрәтә. Укучыларны 5 класска Зөлфия Вәлиева кабул итеп ала. Ул бер үк вакытта татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта. Тәҗрибәле мөгаллимә укучыларның борчу-шатлыкларын да уртаклаша, чын мәгънәсендә балалар өчен икенче әни дә була. “Укучылар тату гаилә кебек булды. Үзара хөрмәт итешеп, ярдәмләшеп ничә ел бергә атладылар”, – ди Зөлфия Нәсыйховна.
Соңгы кыңгырау – укучылар һәм укытучылар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә моңсу бәйрәм. Алар ничә еллар балаларына белем һәм тәрбия биргән, хезмәт күнекмәләренә өйрәтеп, олы тормышка әзерләгән мәктәп коллективына чиксез рәхмәтле булуларын әйтәләр.

Гөлназ Әхмәтова, Түбән Табын интернат-мәктәбе тәрбиячесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев