Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле музыкантлар үсә

Календарьда зур бәйрәм буларак билгеләнмәсә дә, сәнгать дөньясында кайнаганнар өчен 1 октябрь – мөһим дата. Бу көнне Халыкара музыка көне билгеләп үтелә.

Мөслим сәнгать мәктәбе – балаларга өстәмә башлангыч музыкаль белем бирүче бердәнбер оешма. Элек телеэкраннардан күрсәтелгән “Йолдызлар фабрикасы” кебек ул. Бирегә ел саен дистәләгән бала укырга керә, иң сәләтлеләре, мәктәпне тәмамлагач та, шушы юнәлештә укуын, үсүен дәвам итә. Шундый укучыларның берсе – Язилә Кыямова. Ул фортепиано бүлегенең Румия Деникаева классында шөгыльләнә.
Язиләнең сәнгать мәктәбенә килгән беренче көннәрен укытучысы болай дип искә ала: 
– Халык уен кораллары бүлегенең Азия Заһидуллина классында шөгыльләнүче апасы Зиләгә ияреп, 5 яшьлек нәни кызчык килде. “Бик сәләтле бала, тыңлап кара әле”, – дип, Язиләне миңа Азия апа алып керде. Шул көннән бирле Язилә белән аерылганыбыз юк. Музыка теориясен тиз үзләштерүче, укытучы таләп иткән бар нәрсәне төгәл үтәүче, мөстәкыйль һәм бик музыкаль бала ул.
Тугаш авылында яшәүче Илгизә һәм Зөлфәт Кыямовлар гаиләсендә Язилә – өченче бала. Олы кызлары Зилә дә сәнгать мәктәбенең алдынгы укучылары исемлегендә. Кыз, баян классын тәмамлап, Әлмәт музыка көллиятендә укыды. Бүген ул Казан федераль университетының музыка бүлегендә югары белем ала. Авыл тормышын күреп үскәнгәме, тыйнак, тырыш гаиләдә тәрбияләнгәнгәме, авырлыкларны җиңә килеп, музыкаль белемне су урынына үзләштерә кызлар. 
– Язиләнең әти-әнисенә зур рәхмәт. Ун елдан артык Зөлфәт абый башта – Зиләне, бүген инде Язиләне көн дә сәнгать мәктәбенә йөртә. Балаларына профессиональ музыкаль белем бирүне максат итеп куйганнар өчен көн саен авылдан район үзәгенә килеп йөрү – гадәти күренеш, – ди Румия Деникаева.
Югары белемле, тәҗрибәле белгечләр кул астында шөгыльләнгәч, нәтиҗәләр дә яхшы шул. Бүгенге көндә Язиләбезнең кулында җыр сәнгате һәм фортепиано бүлеген тәмамлавы турында таныклыклар бар. Моннан тыш ул саксофон, курай, тальянда өздереп уйный. Язиләбез халыкара, ил һәм республикакүләм конкурс-фестивальләрдә, фортепиано, курай, саксофон номинацияләрендә чыгыш ясап, җиңүгә ирешә. Күптән түгел ул, тагын да югарырак баскычка күтәрелеп, “Звезды из завтра” дип исемләнгән проектта катнашты. Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан сайлап алынган иң сәләтле балалар арасында узучы дәрәҗәле фестиваль бу. Язилә Кыямова республикада гына түгел, чит ил тамашачысына да билгеле “La Primavera” камера оркестры белән берлектә Яр Чаллы шәһәренең орган залында чыгыш ясады. “Профессиональ музыкант, дирижер, танылган ансамбль җитәкчесе Рөстәм Абязев җитәкчелегендә узучы бу фестивальгә үтүебез район өчен яңа казаныш булды. Укучыларыбызның моңа кадәр фестивальнең йомгаклау турына узганы юк иде әле”, – ди Румия Рафиковна.
Укучының күпсанлы җиңүләре артында, әлбәттә, укытучы хезмәте тора. Румия Рафиковна – сәнгать мәктәбенең югары квалификацияле, тәҗрибәле укытучысы. 2015 елдан бирле укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Кайчандыр Румия Деникаева үзе дә, Язилә кебек үк, тәүге тапкыр сәнгать дөньясына аяк атлаган. Ул көннән соң 40 елга якын гомер узган. Фортепианода уйнау серләренә аны укытучысы – лаеклы ялдагы хөрмәтле коллегабыз Хәлимә Сафина өйрәткән. Сәнгать мәктәбен тәмамлаганнан соң, кыз Лениногорск шәһәренең музыка училищесына укырга керә. Читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 50 яшьлек юбилеен Румия Рафиковна өч баласының һәм тормыш иптәшенең кадерлесе, коллегалары өчен хөрмәтле хезмәткәр буларак каршы ала. Румия Деникаева район мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз оешмасын да җитәкли. Аңа эләккән һәр эш көйдәге ноталар кебек йөгереп, уйнап кына тора, күзләр генә тимәсен! Узган атнада Румия Деникаева сәнгатьне үстерүгә керткән хезмәте өчен ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Укучысы укытучысына охшаган дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Язилә дә укытучысы кебек һәр яклап килгән, акыллы, тәрбияле кыз. Киләчәге дә матур булсын!

Алеся Латыйпова, 
Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев